"Ләйсән"балалар бакчасы базасында булып узган киңәшмәдә баш белгечләр Яруллина Н.С., Ефремова Е.Ю чыгышлары тыңланды. Шәймиева Г.Н. җитәкчеләргә мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы тыгыз элемтә турында сөйләде.
Мәктәпкәчә мәгариф бүлеге җитәкчесе Нәбиуллина Л.И. Әлмәт җирлегендә булган мәктәпкәчә учреждениеләрнең исемлеге белән таныштырды.
Киңәшмә барышында төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган учреждениеләрнең исемлеге дә бәян ителде.
«Светофорик - 2016» бәйгесендә 1нче урын – 27 нче «Нәни куллар» һәм 57 нче «Соловушка» балалар бакчаларына бирелгән. «ЦРР – детский сад № 22 «Алсу»,
46 нчы «Золушка» балалар бакчалары икенче урында, «Детский сад № 18 «Аленький цветочек», Рус Акташының «Детский сад № 1 «Дюймовочка» - 3нче урында.
Яңа ел алдыннан барлык җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды, соңыннан бәйрәм чыгышлары оештырылды.