ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Әлмәт шәһәренең 2-нче санлы мәктәбендә  парламент дәресе үтте. Бу чарада  район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм 6 нчы Белоглазов округы буенча депутат Ринат Бадыкова катнашты.

Татарстан Республикасында гражданнарның персональ мәгълүматларын алу максаты белән, телефон шалтыратуларны кулланып, мошенникларга хас гамәлләр очраклары теркәп куелган. 

Әлмәт районындагы һәм Әлмәт шәһәрендәге ТР Пенсия фонды идарәсе Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләренең гражданнарның шәхси счетының иминият номерын, банк карталарының реквизитларын яисә башка мәгълүматларны аныклау максаты белән телефон аша шалтыратмаганнары турында кисәтә.  

Әлмәттә Пенсия фондының 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык отчеты булды. Әлмәт районы территориясендә 53954 пенсионер исәпләнә, шуларның 12259 ы эшләвен әле дә дәвам итә. Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә, пенсиянең уртача күләме бүгенге көндә 12778 сум тәшкил итә , бу узган елгы белән чагыштырганда 414,97 сумга артык. Ел башыннан Пенсия фонды тарафыннан 1534 ана капиталына сертификат бирелгән, 3,5 млрд сум гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Бөгелмә дистанция юллары хәбәр итә: Кульшарипово – Әлмәт перегонында урнашкан  74 нче км тимер юл кичүе 15 нче февраль көнне  10.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр  ремонт эшләре бару сәбәпле ябылып торачак.

Батарейкалар җыю идеясен имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт хуплап алды. Билгеле булганча, алар әйләнә-тирә мохитка зыян китерәләр.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә ерактан психологик ярдәм күрсәтү өчен «Ышаныч телефоны» эшли:

32-89-60 – муниципаль линия;

8-800-2000-122 - бөтенроссия балалар линиясе.

Әлмәттә сәламәтлек саклау идарәсенең 2016 ел эш нәтиҗәләренә һәм 2017 елга билгеләнгән планнарга багышланган традицион медицина советы узды.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль көнне Иске Михайловка авылы җирлегендә район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында халык җыены узды.

18 нче февральдә экстрим-парк территориясендә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия чемпионаты узачак.  Спорт ярышлары 10.00 сәгатьтә башлана. 

Быел рус рәссам-пейзажист  Иван Иванович Шишкин тууына 185 ел була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International