8 февраль көнне Иске Михайловка авылы җирлегендә район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында халык җыены узды. Җыелышка район һәм шәһәр службалары вәкилләре, әлеге җирлектә төзеләчәк инвестицион проектның инвесторы Ринат Насыров та килгән иде. Иске Михайловка авылы җирлеге башлыгы Илсур Абдуллин ел дәвамында башкарылган эшләргә отчет ясап, 2017 ел планнары белән таныштырды. “Әлеге очрашу Иске Михайловка авылы язмышында мөһим борылыш булыр. Ринат Насыров командасының терлекчелек тармагында алга ныклы адым ясарга мөмкинлеге һәм теләге бар,”-дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.