Татарстан Республикасында гражданнарның персональ мәгълүматларын алу максаты белән, телефон шалтыратуларны кулланып, мошенникларга хас гамәлләр очраклары теркәп куелган.
Әлмәт районындагы һәм Әлмәт шәһәрендәге ТР Пенсия фонды идарәсе Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләренең гражданнарның шәхси счетының иминият номерын, банк карталарының реквизитларын яисә башка мәгълүматларны аныклау максаты белән телефон аша шалтыратмаганнары турында кисәтә.
РПФ кайнар линиясе: 8-800-302-23-02
РПФ Идарәсе кайнар линиясе: 074
Әлмәт районында һәм Әлмәт шәһәрендә ТР РПФ Идарәсе