Әлмәттә Пенсия фондының 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык отчеты булды. Әлмәт районы территориясендә 53954 пенсионер исәпләнә, шуларның 12259 ы эшләвен әле дә дәвам итә. Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә, пенсиянең уртача күләме бүгенге көндә 12778 сум тәшкил итә , бу узган елгы белән чагыштырганда 414,97 сумга артык. Ел башыннан Пенсия фонды тарафыннан 1534 ана капиталына сертификат бирелгән, 3,5 млрд сум гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.