Хезмәт килешүе төзимичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номера буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра.
Татарстан Республикасының гражданнарына Россиянең Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинетында социаль хезмәт күрсәтү белән файдалану буенча яңа электрон сервисы ачылды. Сервис хезмәтләрне күрсәтү турында электрон гаризаны җибәрү мөмкинлеген бирә.
Февраль аенда 4 көн рәттән – 23, 24, 25 һәм 26 февральдә ял итәчәкбез.
Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты 27.02.2017 билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча ачык аукцион сатулар турында хәбәр итә.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
Әлмәт шәһәренең 10 нчы санлы мәктәбендә педагог – оештыручылар, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм актив мәктәп укучылары өчен семинар узды.
Район хуҗалыкларының төп кереме булып-терлекчелек һәм сөт җитештерү тора.
14 нче февраль көнне шәһәрнең Нефтяник мәйданында гашыйклар көненә багышланган "Барысы да мәхәббәттән башлана..." дип исемләнгән бәйрәм узачак. Башлана 17.30 сәгатьтә.
7 нче февраль көнне Әлмәттә гадәттәге "ТАГРАС" Холдингының хезмәт коллективы конференциясе узды. Конференция барышында компаниянең 2016 ел дәверендәге җитештерү һәм финанс эшчәнлеге буенча йомгаклар ясалды, агымдагы елга максатлар куелды.