ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу көнен билгеләп үттеләр.  Традиция буенча, 15 нче февраль көнне 11 сәгатьтә шагыйрьнең һәйкәле янында тантаналы митинг узды. Бу чарада шәһәрнең иҗади интеллигенция вәкилләре,  студентлар, мәктәп укучылары һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр катнашты.


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

15 нче  февраль көнне россиялеләр Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылу көнен билгеләп үттеләр.  

Киңәшмә Әлмәт Эчке эшләр бүлегендә узды. Бирегә мәгариф, сәламәтлек идарәләре һәм "Опека" идарәсе вәкилләре чакырылган иде.

Быелгы Татарстан Республикасы буенча ярышлар шимбә көнне, 18 февральдә узачак. "Татарстан чаңгы юлы-2017" тантаналы ачу сәгать 11.00 шәһәр ипподромында үтәчәк.

«Татнефть» компаниясе «Рухият» рухи яңарыш фондының XX юбилей "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале сәләтле балалар белән гаҗәпләндерергә дәвам итә. 2017 елның 7-8 февралендә «Лениногорскнефть» НГЧИнең «Ландыш» БСЛдә ике «Сәнгать иҗаты» и «Нәфис укылыш» номинацияләре буенча финал турлары үтте.   

Кичә район башлыгы Айрат Хайруллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Очрашуның төп темалары - җитештерүне үстерү, инвестицион проектларны тормышка ашыру.

Бу көннәрдә, гадәттәгечә, һәр кешегә музейга бүләк ясарга мөмкинлек бирелә. Туган шәһәр музее оешуга  нәкъ менә әлмәт халкының бүләкләре , предприятиеләр һәм оешмалар экспонатлары этәргеч бирде.

Татарстан Республикасының Казан шәһәренең сәламәтләндерү һәм белем бирү "Дуслык" үзәгендә педагогия мәктәбенең II сессиясе төгәлләнде.  Чараны оештыручылар - дәүләт Советының яшь укытучылары һәм республика фән һәм мәгариф профсоюз комитеты хезмәткәрләре. Мәктәптә Татарстанның 150 яшь педагогы һәм тәрбиячесе җыелды, шул исәптән 5 Әлмәт муниципаль районы вәкиле.

Әлмәт театры артисталары янә "халыкка чыга". Бүген 12.00 сәгатьтә Драмтеатр тукталышыннан "Шагыйрь сүзе" дип исемләнгән флэшмоб башлана . Бу чара Муса Җәлилнең тууына 111 ел булу вакыйгасына багышлана. 

2016 ел дәвамында Әлмәт районы һәм шәһәре территориясендә 196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 26 кеше һәлак булган, 259 кеше тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International