Әлмәттә "Татарстан чаңгы юлы – 2017" массакүләм чаңгы ярышлары узачак

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Быелгы Татарстан Республикасы буенча ярышлар шимбә көнне, 18 февральдә узачак. "Татарстан чаңгы юлы-2017" тантаналы ачу сәгать 11.00 шәһәр ипподромында үтәчәк. Хөрмәтле әлмәтлеләр, бу тамаша спорт бәйрәмендә һәр теләк белдерүче катнаша ала. "Татарстан чаңгы юлы" - чаңгы спортына битараф булмаган кешеләрнең берләшү символы һәм үзеңнең осталыгыңны күрсәтү, матур хисләрне өләшү мөмкинлеге. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International