ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Конференция эшендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, транспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Данилов, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнаштылар.

16 февральдән алып 20 февральгә кадәр Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе филиалында «Интернет» челтәре ярдәме белән товарларны сатып алу очракларында сатып алучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылачак.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә шәһәр һәм район мәктәпләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар өчен семинар узды. Семинарның темасы: "Район иҗтимагый берләшмәләренең балалар белән эшләүе. Массакүләм чаралар оештыру".


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабы 17 нче февраль көнне "Нефтьче” мәдәният сараенда узачак. Әлмәт шәһәреннән ун кеше катнашачак. Алар барысы да ярышларның муниципаль туры җиңүчеләре.

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 7 мартында сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра. 

Шәһәрнең 2 нче санлы китапханә - филиалында  "Утлы еллар хатирәләре" дип исемләнгән патриоток кичә узды. Бу чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган.  Чарага сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар чакырылган иде. Очрашуга 18 нче кадет мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары һәм  АТЭТ студентлары килгән иде..

Әлмәттә 2004-2005 елгы  яшүсмерләр командалары арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры узачак.  Бу чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Ярышлар ҖАҖ  "Татнефть"  спорткомплексында үтәчәк.  Турнирны ачу тантанасы 16 нче февраль көнне 17.00 сәгатьтә башлана.

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

"Әлмәт джаз-клубына" нигез салучы Олег Якимочев тагын бер кат джаз музыкасын яратучыларны җыя. "Нефтьче" мәдәният сарае сәхнәсендә Мәскәү, Ярославль, Казан, Уфа һәм Әлмәтнең иң яхшы джаз музыкантлары һәм коллективлары чыгыш ясаячак, Сенегалдан кунаклар киләячәк.

Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты 27.02.2017 билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча ачык аукцион сатулар турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International