Әлмәттә “Тормыш төсләре”шәһәр бәйгесе узды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

2016 ел дәвамында Әлмәт районы һәм шәһәре территориясендә 196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 26 кеше һәлак булган, 259 кеше тән җәрәхәте алган. Агымдагы елда исә,балигъ булмаганнар катнашында 29 ДТП булган, 30 бала зыян күргән. 14 февраль көнне Балалар иҗаты үзәгендә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү территориаль идарәсе тарафыннан “Тормыш төсләре”дип исемләнгән шәһәр чарасы узды. Мәктәп укучылары командаларга бүленеп төрле бәйгеләрдә катнаштылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрен сынадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International