Производство предприятиеләре җитәкчеләре,район һәм шәһәр эшмәкәрләре өчен башкарма комитетта кече һәм урта эшмәкәрлек субүектлары Кама кластерлык үзәге һәм ТР машина төзелеше кластеры вәкилләре белән очрашу оештырылды.
Турнир ПАО "Татнефть"спорткомплексында 19 февраль көнне узачак.
11 февральдә бөтен ил буйлап үткән 2017 елның Кышкы спорт төрләре көнен билгеләп үтү хөрмәтенә "Олимпия уеннарында җиңүче спортчыларны хөрмәтләү" Бөтенроссия интернет-кампаниясендә катнашырга чакырабыз. Сезнең, яраткан Олимпия чемпионнары һәм танылган спортчыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, җавап алу мөмкинлеге булачак.
17 нче февраль көнне Әлмәттә "Иң остаз производствода йөртергә өйрәтүче мастер-2017" конкурсы узачак. Бу чара ОСОАВИАХИМ-ДОСААФ-РОСТО-РОСТО (ДОСААФ)ның 90 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлана.
Республика "Кадрлар резервы" проекты кысаларында 17 нче урта мәктәптә 9 һәм 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды. Балалар белән кызыклы профориентацион очрашуны "Кадрлар резервы" вәкилләре үткәрде.
Конкурс "Мисс Татарстан" Татарстан республика иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Конкурста катнашу балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч вакыйга.
24 февральдә 8.00 дән 18.00гә кадәр Мегацентр (Ленин урамы, 1а/1) территориясендә сыр һәм табигый продуктлар фестивале узачак.
Кичә Әлмәт шәһәренә район башлыгы чакыруы буенча, танылган Россия лингвисты, синхрон тәрҗемәче, "Мәдәният" телеканалында "Полиглот" реалити-шоу алып баручы-укытучы Дмитрий Петров килде. Ул 20 дөнья теле белә, шулай ук укыту буенча уникаль методика белгече дә әле ул. Теләсә кайсы чит телләрне кыска вакыт эчендә өйрәнә.
18 нче февраль көнне 10.00 дан 16.00 га кадәр, "Западный" сәүдә үзәгендә "Әлмәт күкрәк яман шешенә каршы" акциясе узачак. Чарада Әлмәт филиалының табиб-онкологлары да катнашачак . Һәркем маммолог табибында консультация ала алачак.
Бүген нефтьчеләр башкаласының «Tennis City» спорт үзәгендә алтынчы тапкыр "Almetievsk Cup” Халыкара турниры башланды. Спорт ярышларында дөньяның 10 иленнән 100 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Бу уеннарда Әлмәт данын яклап Данила Захаров чыгыш ясаячак.