ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  18 апреленә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау Үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесның  экспортка юнәлтелгән предприятиеләрен «Kazbuild 2017» 24нче Казахстан Халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Ул 2017 елның 5сеннән 8 сентябрьгә кадәр Казахстан Республикасының Алматы шәһәрендә узачак.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә "Таттелеком" компаниясенең Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре территориясендә гамәлгә ашырыла торган перспектив проектлар каралды. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча  мәълүмат тыңланды.

 


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Торак-коммуналь хуҗалыгы темасы һәрвакыт актуаль булачак, чөнки безнең һәр көнебез  коммуналь мәсьәләләренә бәйле һәм алар безгә турыдан-туры кагыла. 

Язгы санитария-экология икеайлыгы кысаларында бүген Әлмәттә быел беренче тапкыр гомумшәһәр шимбә өмәсе булды. Беренчеләрдән булып өмәгә  шәһәр һәм район җитәкчеләре, башкарма комитеты , муниципаль оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре чыкты. 

2017 елның 31нче мартына Татарстанда 650,2 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына 112,6% тәшкил итә. 


31
март, 2017 ел
җомга

1 май көнендә 10.00 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр Әлмәттә Халыкара Хезмәт бәйрәменә багышланган 58-нче җиңел атлетика эстафетасы узачак. Йөгерү Ленин урамы буенча үтәчәк. Ярышта мәктәп укучылары, студентлар, предприятиелар һәм оешмалар хезмәткәрләре, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашачак.

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 2 маенда сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра. 

Әлмәт шәһәренең медицина көллияте студенты Ксения Гоглева Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының региональ этабында беренче урын алды. Олимпиада Татарстан Республикасының урта медицина мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар арасында узды. 

Әлмәтлеләр күчемсез милек объектларын кадастр учетына кую өчен хәзер үзләре гариза бирергә тиеш. Әгәр элек алар өчен бу чараны кадастр инженеры эшләгән икән, ел башыннан бары тик мөстәкыйль рәвештә гариза биргәннән соң гына  теркәү органына мөрәҗәгать итеп була. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International