ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

"Укучының мәдәни көндәлек" проекты кысаларында Әлмәт районының Түбән Мактама  төбәк музеенда кунакта бистәнең 2 нче санлы мәктәбенең 2 нче  сыйныф укучылары булды.  Балалар әби-бабаларыбызның  көнкүреше һәм мәдәни гореф-гадәтләре белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы елларында авыл тормышы турында белделәр.

Бүген Әлмәт муниципаль  районы башкарма комитетында  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән  контроль  белдерүләрне  карау барышы турында  киңәшмә узды. Чарада  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар  эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе  Рөстәм Низамиев катнашты. 

Террорчылыкка каршы комиссия Әлмәт шәһәренең режимлы транспорт объектларында пропуск режимын көчәйтү,  хезмәткәрләр белән өстәмә инструктажлар үткәрү, шулай ук күп фатирлы йортларның түбәләрен һәм подвалларын тикшеру кебек  карарлар кабул итте.

 

2017 елның 1 нче апрелендә  "Муниципалитетның иң яхшы матбугат хезмәте" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Иң яхшы матбугат хезмәте булып Әлмәт муниципаль районы башлыгы  матбугат хезмәте танылды. 


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  24 апреленә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:

2 нче апрель көнне Коръән укулары конкурсы Әлмәт шәһәренең  үзәк мәчетендә үтте. Чараны менә инде ничә ел рәттән Әлмәт мөхтәсибәте уздыра. 

  20 нче Халыкара "ТехИнноПром" технологияләр һәм инновацияләр күргәзмәсе 23-26 нчы май көнне Минск шәһәрендә узачак. 

Рәсми ярдәм күрсәтүче - Беларусь Республикасының Советлар  Министрлыгы. 

Хезмәт килешүе төзимичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номера  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә яшь хәрәкәт инспекторлары арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2017" конкурсы узды.  конкурс яшь хәрәкәт инспекторлары "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2017". Бу чара мәктәп укучылары арасында шәхси-команда беренчелеге булып санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International