29 нчы март көнне Әлмәт авыл җирлекләре арасында "Минем ватаным – минем бишегем" дип исемләнгән иҗади эстафета старт алды. Эстафета 31 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә 81 концерт программасы Әлмәт районының барлык авыл хуҗалыкларында узачак.
1 нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең 11 нче санлы урта мәктәбендә "Чемпион" балалар футбол клубы ачылачак.
"Чемпион" балалар футбол клубы яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы ярдәмендә эшли.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы апрелена билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә.
2017 елның 14-16 апрелендә Казанда яшь эшмәкәрләр мәктәбе узачак. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы һәм яшьләр эшләре һәм спорт Министрылыгы үткәрә. Яшь эшмәкәрләр мәктәбе"Татарстан Республикасының авыл яшьләре" программасын 2014-2020 елларда гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
КФУның математика фәнни-белем бирү үзәгендә математика биремнәре буенча туган якны өйрәнү конкурсы үткәрелде. Конкурсның темасы - “Татарстан математика биремнәрендә”. Бу чара Н.Лобачевский елына багышланган.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 24 апреленә билгеләнгән җир участогын электрон формада арендалау турында хәбәр итә.
Язгы кыр эшләренә әзерлек”Чишмә” хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә тикшерелде.
ГАҖ "Татнефть" "Конная Татария" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә. Конкурста 16 яшьтән өлкәнрәк затлар катнаша ала. Шәхси архивтан матур ат фотографияләре кабул ителә.
1 апрель көнендә 14.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда "Сандугач сайрар илем" ХХ юбилей балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. Һәр теләүче кеше бу чарага килә һәм гаҗәеп музыканы тыңлый ала!