Әлмәт эшмәкәрләрен «Kazbuild 2017» 24нче Казахстан Халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсендә катнашырга чакыра

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау Үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесның  экспортка юнәлтелгән предприятиеләрен  «Kazbuild 2017» 24нче Казахстан Халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Ул 2017 елның 5сеннән 8 сентябрьгә кадәр Казахстан Республикасының Алматы шәһәрендә узачак.

Бу катнашучылар составы буенча иң һөнәри күргәзмә. Экспозиция мәйданы һәм катнашучылар саны буенча  Үзәк Азиядә иң зур махсус күргәзмә.  «Kazbuild 2017»  күргәзмәсендә түбәндәге өлкә юнәлешләре күрсәтелә:

- төзелеш;

- интерьер;

- тәрәзә технологияләре;

- керамика и таш.

Катнашырга теләгән эшмәкәрләргә, урыннарның чикле булуын исәпкә алып,  2017 елның 13 апреленә кадәр үзләре нинди карарга килүләре  турында ТР экспортны яклау Үзәгенә  (843) 524-76-70 телефоны яисә  tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша хәбәр итүләре сорала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International