Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә "Таттелеком" компаниясенең Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре территориясендә гамәлгә ашырыла торган перспектив проектлар каралды. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча мәълүмат тыңланды.
Киңәшмәне ачып җибәргәндә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов узган атна чаралары буенча йомгак ясады.