Бүген Әлмәттә махсус хәрби операция зонасында хәрби биремне үтәгәндә батырларча һәлак булган Динар Кадыйров истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Иртәгә, 6 июнь көнне, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән тизлеге 12 м/с ка кадәр җитә.
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасына учетка баскан булачак әниләр Бердәм пособие сорап Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка Фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
2025 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Бүген, әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, әлмәтлеләргә экологик икеайлыкта актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!
Хәзерге вакытта ике фән — химия һәм әдәбият буенча имтиханнарга йомгак ясалды. 9 укучы максималь 100 балл җыйды.
Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне алдыннан шәһәрнең барлык балалар бакчаларында һәм мәктәп яны лагерьларында Бәйрәм программалары уза.
Иртәгә, 6 июнь көнне 18:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда МХО катнашучыларының музыкаль коллективы – «Добробат» төркеме чыгыш ясаячак. Әлеге уникаль проект «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәмендә булдырылган һәм музыкаль новеллалар аша Ватанны саклау турында беренче авыздан реаль тарихлар сөйләячәк.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан түләүле парковкаларда транспорт чараларын саклау буенча хезмәт күрсәтү Кагыйдәләрен һәм автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен билгели торган ике яңа карар расланды. Документлар «регулятор гильотинасы» кысаларында кабул ителгән. Алар 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
12 июньгә кадәр халык киләсе елда безнең шәһәрдә нинди яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка киләчәген билгели алачак! Моның өчен сайтка кереп, үз сайлавыңны эшләү дә җитә.