Әлмәтнең беренче лицей укучылары INFOMATRIX халыкара олимпиадасында катнаштылар. Ул Бухарест каласында узды.
Дуатлон буенча Россия һәм ФТР кубогының 1 этабы майның 13 енә планлаштырылган. Башкача итеп әйткәндә, ул Әлмәт районы беренчелеге дип аталачак. Йөгерү-велосипедта узышу-йөгерү этапларыннан торган дуатлонны ачу парады иртәнге тугызга билгеләнгән.
5 майда Түбән Кама шәһәрендә хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары оештырылды.Ярышта Әлмәт командасы икенче урынга лаек булды.
Быел акциядә катнашучылар “Нефтьче” Мәдәният сараеннан Ленин урамы буйлап узды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, билгеләнгән 15 сәгатькә кадәр вакыт күп булса да, урам буйлап бабайларын портретларын күтәреп баручылар күп иде инде. 13 мең кеше катнашты агымдагы елда акциядә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге һәм башка җитәкчеләр дә колонна белән атлады.
Җиңү көне — халыкара бәйрәм, безнең халкыбыз батырлыгы алдында хөрмәт күрсәтү чарасы. Бу бәйрәм һәр гаилә һәм гражданин өчен мөһим. Ватан сугышының җилләре кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр ул. Җиңү көне - ул һәлак булганнар, сугышкан солдатлар һәм тыл ветераннары алдында хөрмәтебезне белдерү мөмкинлеге.
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән котлыйм!
1945 елның 9 май көне Ватаныбыз тарихы өчен әһәмиятле этап. Сугышта җиңү Ватаныбызның көче , төрле милләтләр, социаль группалар бердәмлеге символы булып тора.
Ярышларга Татарстанның төрле районнарыннан, Ижаудан, Киров, Оренбург, һәм Самара өлкәләреннән, Пермь ягыннан 70 спортчы чакырылган иде.
Район башлыгы Айрат Хайруллин җитәкчелегендә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының XVIII уртак сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин, мактаулы гражданнар һәм шулай ук шәһәр һәм район активы катнашты.
«Татнефть» бинасы янында парковка төзелү сәбәпле вакытлыча 12 майдан 30 сентябрьгә кадәр транспорт чараларын Ленин урамыннан Заслонов урамы ягына кертү тыела. Шевченко ягыннан чикләнми.
«Үлемсез полк» акциясендә катнашу ирекле булырга тиеш һәм анда катнашуга административ ресурсны җәлеп итү – ярамый торган хәл. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иртәнге планеркада белдерде.