Әлмәттә "Үлемсез полк" акциясе узды

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Быел акциядә катнашучылар “Нефтьче” Мәдәният сараеннан Ленин  урамы буйлап узды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, билгеләнгән 15 сәгатькә кадәр вакыт күп булса да, урам буйлап бабайларын портретларын күтәреп баручылар күп иде инде. 13 мең кеше катнашты агымдагы елда акциядә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге  һәм башка җитәкчеләр дә колонна белән атлады.

 “Үлемсез полк”  Ленин мәйданында тукталды. Тынычлык теләп һавага шарлар, күгәрченнәр очырылды. Акция бергәләп солдат турында җыр башкарып тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International