Җиңү көне — халыкара бәйрәм, безнең халкыбыз батырлыгы алдында хөрмәт күрсәтү чарасы. Бу бәйрәм һәр гаилә һәм кеше өчен мөһим. Ватан сугышының җилләре кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр ул. Җиңү көне - ул һәлак булганнар, сугышкан солдатлар һәм тыл ветераннары алдында хөрмәтебезне белдерү мөмкинлеге.