ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

Ярышлар 13 май көнне сәг.9.00дә старт алачак. Ярышлар 10.00 дә башланачак.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда кикбоксинг буенча ачык беренчелек узды. Анда 60 ка якын спортчы катнашты. 

Экологик икеайлык кысаларында Әлмәттә "Агачны бергә коткарыйк!" дигән экологик акция узачак. 

"Арт-Сабантуй 2017" республика конкурс-күргәзмә - Әлмәт картиналар галереясының иң грандиоз проекты. Быел конкурс инде бишенче тапкыр үткәрелде. 

5 нче майдан алып 9 майга кадәр Сочида “Магнолияләр иле” дип аталган музыкаль-сәнгать иҗатының XI Халыкара фестиваль-бәйгесе үткәрелде. Бу чара "Балачак планетасы"  халыкара проекты кысаларында узды.

Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге 1  нче санлы гимназиясендә инглиз телен яратучылар өчен Drama Debate Festival (DDF)-2017 дигән еллык зональ фестиваль узды.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең 4 нче санлы мәктәбендә "Сугыш кайтавазы. Киләчәк өчен җаваплылык" зональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иде.  

Дүртенче Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы  бөтен дөнь буенча 8 апрельдән 14 майга кадәр уза. Бу атна кешеләрнең игътибарын юлларда тизлек режимын үтәүгә өнди. 

"Татнефть" компаниясенең  "Әлмәтнең урам театрлары "  дип исемләнгән яңа проекты старт ала. Проект  шәһәр администрациясе белән берлектә тормышка ашырыла. Проектның максаты - халыкның социаль активлыгын арттыру, зур күләмдәге тамашачыларны корпоратив һәм шәһәр чараларына җәлеп итү, яшьләрнең иҗади үсешен активлаштыру. 

Бәйрәм көнне әлмәтлеләр Гагарин урамында ГТО нормативларын да тапшыра алдылар. Автоматларны сүтеп, җыеп, физик күнегүләр ясап алу мөмкинлеге дә тудырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International