ТР Хөкүмәт йортында Җиңү көнендә куркынычсызлык булдыру, капремонт һәм авыл хуҗалыгы турында сөйләштеләр

2017 елның 6 мае, шимбә

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу ирекле булырга тиеш һәм анда катнашуга административ ресурсны җәлеп итү – ярамый торган хәл. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иртәнге планеркада белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, акцияне республиканың күп кешеләре хуплый, һәр гаиләнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары бар.    

«Кешеләр анда үзләре теләп барырга тиеш. Акциядә катнашу кешеләрдә тискәре хисләр уятмаска тиеш, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Ул чын күңелдән булырга тиеш. Кешеләр үзләре бу гамәлгә чыгарлар, дип ышанам. Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылган, күпләр үзләренең газизләрен югалткан».  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов иминлек мәсьәләләренә аерым тукталды. Татарстан  Президенты республика шәһәрләрендә һәм районнарында «Үлемсез полк» акциясен уздырганда террорчылыкктан яклауны тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кушты. 

Бүгенгә Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы йортның 766ында капиталь ремонт башланган. Бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларда 1 мең 418 тикшерү уздырган. Техник иминлекне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозу буенча 4 муниципаль берәмлектә 13 факт ачыкланган.     

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 4 мең 373 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу гомуми саннан 89% тәшкил итә.

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт буенча эшләр барлык 146 объектта да (36 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы) оештырылган. 2 атна эчендә динамика 4,6%. Кайбыч районында эшләр тәмамланган.

4 балаларны савыктыру лагеренда капиталь ремонт дәвам итә. Озакламый объектлар файдалануга тапшырылачак.

10 һөнәри булдырылган ресурс үзәгендә (колледжда) һәм 44 мәдәният объектында капремонт бара.

Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капиталь ремонт программасы буенча 17 муниципаль архивны ремонтлау карала. 4 майга эшләр барлык объектларда да башланган.

Бүгенгә 4 яшүсмерләр клубында, 10 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары бинасында һәм 6 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы поселогында индивидуаль җылыту системаларына күчү эшләре дәвам итә. Бүгенгә Татарстан Республикасы газлаштыру фонды 2233 гариза кабул итккән. 410 фатир яңа казаннардан файдалана.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Урыссуда сентябрь аена кадәр бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, һәм ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга бу проблеманы даими рәвештә контрольдә тотарга кушты. Бүгенгә Татарстанда язгы чәчү 380 мең гектарда башкарылган, бу – планның 36%ы. Бүген бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә чәчү кампаниясенә республиканың барлык районнары да керешкән. 1,8 млн. гектардан якынча 530 мең гектары  чәчелгән: язгы бөртеклеләр - 380 мең га (36%), шикәр чөгендере – 40 мең га (54%), май культуралары – 35 мең га (15%), терлек азыгы – 80 мең га (20%). Һәр көн аграрийлар якынча 100 мең га чәчә.

Алдынгылар арасында аерым климатик зонларда министр Зәй (76%), Сарман (61%), Актаныш (45%), Нурлат (43%), Тәтеш (33%), Мамадыш (30%) районнарын билгеләп үтте.

Инвесторлар буенча чәчү темплары түбәндәгечә: Агроинвест - 45%, Агросила групп - 40%, Ак Барс холдинг - 26%,Татагролизинг - 26%, КВ-Агро - 20%,

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, уҗым культураларының потенциалы түбәнрәк, бу кар озак ятуга һәм төрле авыруларга бәйле. Искәртеп узабыз, уҗым культуралары 570 мең гектардан артык мәйдан били.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, горчица, майлы торма һәм кандала үләне чәчү туфракны үсемлекләр өчен кирәкле файдалы компонентларга баетырга мөмкин. «Киләчәктә бу культураларны кимендә 20% сөрүлеккә чәчәргә кирәк. Татарстан буенча бу –  ел саен 600 мең га ашланган басу дигән сүз», - дип йомгак ясады Марат Әхмәтов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International