«Мәдәни мохит» - ул әдәбият, музыка һәм сәнгать гармониясе. Бөтен җәйгә махсус программа да әзерләнгән. Проект кысаларында һәр шимбә көнне шәһәрнең 9 мәйданчыгында мәдәни-күңел ачу чаралары узачак.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин бүген балалар поликлиникасында һәм 3нче поликлиникада булып, ремонт эшләре белән танышты.
Халыкара артериаль гипертонияга каршы көрәш көне кысаларында барлык теләүче әлмәтлеләр үз артериаль кан басымын белә алды. Шулай дәвалау-профилактика учреждениеләре терапевтларыннан консультация алдылар. Акция барышында Әлмәт поликлиникаларында кан басымнарын 265 кеше үлчәткән, 64 очракта югары кан басымы теркәлгән.
Әлмәт картиналар галереясе әлмәтлеләрне 20 майда 17.00 дан алып 22.00 га кадәр "Музей төне" акциясенә чакыра. Бу акция Халыкара музейлар көненә багышлана. Акция барышында кичке вакытта экспозицияләрне бушлай карарга мөмкин. Шулай ук рәссамнар мастер-классларында катнашырга мөмкин булачак.
17 май көнне шәһәр стадионында гомуми белем бирү мәктәпләре өчен җәйге ГТО фестивале старт алды. Дүртйөздән артык малайлар һәм кызлар, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү һәм шулай ук спорт снарядын ераклыкка ыргыту буенча нормативлар бирделәр.
Гаилә башлыкларының берсе, икенчесенә игълан итмичә генә, килешү ясаса, әлеге килешүне суд аша каратырга була.
Бүген әлмәтлеләр зур вакыйгада катншатылар. Шәһәр тарихында беренче тапкыр экология елы кысаларында, шәһәр һәм район җитәкчелеге инициативасы белән шәһәр пляжы территориясендә җиләк-җимеш бакчасы булдырылды.
Бу чара Тәтеш шәһәренең "Барс" спорткомплексында узды. Фестивальнең максаты - балалар техник иҗатын үстерүдә ярдәм итү.
Конкурс мәйданчыкларында мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да булды. Конкурста Татарстан Республикасының 45 район вәкиле катнашты. Барлыгы биш йөзләп кеше.
20 май көнне 10:00 сәгатьтә Әлмәт шәһ"Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында ит һәм натураль продуктлар фестивале узачак.
Балаларны җәбер-золымнан яклау Милли фондының инициативасы буенча Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр 17 май көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә.