Әлмәттә медицина учреждениеләрендә капиталь ремонт дәвам итә

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин бүген балалар поликлиникасында һәм 3нче поликлиникада булып, ремонт эшләре белән танышты. Ул баш врачлар һәм подрядчы оешмалар белән берлектә төзелеш барган участокларны карады, киңәшләрен бирде.

Тулаем алганда, Айрат Хәйруллин башкарылган эшләрдән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International