19 май көнне Әлмәттә "Эшкә велосипедта!" дип исемләнгән акция узачак. Бу көнне әлмәтлеләр велосипед белән куллануның уңай ягын һәм нәтиҗәлелеген бәяли алачаклар.
"ALMET BUSINESS RUN 2017" беренче эшмәкәрләр хәйрия йөгерешенә теркәү старты игълан ителде. Бу чара Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында үткәрелә.
Кайнар линия «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырыла. Бу өлкәдә сораулары булганнар 8(8553)22-65-14 телефоны аша 8.00 сәг. 17.00 сәг. кадәр вакыт аралыгында шалтырата алалар.
18 май көнне, Халыкара музейлар көнендә, Әлмәт туган якны өйрәнү музее әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Ачык ишекләр көненә чакыра.
26 нчы май көнне Әлмәт мөхтәсибәтенең яшьләр комитеты велосипед узышында катнашырга чакыра. Бу чара изге Рамазан ае башлануга багышланган.
«Мәдәни мохит» - ул әдәбият, музыка һәм сәнгать гармониясе. Бөтен җәйгә махсус программа да әзерләнгән.
Ике атна әлмәтлеләр Волгоград өлкәсе Городищенск районының Россошинск мемориалы территориясендә казыну эшләрендә катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, "Хәтер вахтасы" быел үз байрагы астында Россиянең төрле шәһәрләреннән берничә команда җыйды. Бу чарада шулай ук әлмәтлеләр дә катнашты.
"Мәхәббәт белән җылытылган гаилә" – шундый девиз астында шәһәрнең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында бәйрәм узды. Салкын һава торышына карамастан очрашу җылы һәм күңелле узды.
Мәктәп каникуллары башлану һәм балигъ булмаган җәяүлеләр һәм пассажирлар саны арту сәбәпле, балалар юл-транспорт травматизмын киметү максатыннан 15 майдан 5 июньгә кадәр"Игътибар – балалар!" дип исемләнгән республика профилактик чара уздырыла.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 13 нче июненә билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә.