Әлмәт картиналар галереясе әлмәтлеләрне 20 майда 17.00 дан алып 22.00 га кадәр "Музей төне" акциясенә чакыра. Бу акция Халыкара музейлар көненә багышлана. Акция барышында кичке вакытта экспозицияләрне бушлай карарга мөмкин. Шулай ук рәссамнар мастер-классларында катнашырга мөмкин булачак.