17 май көнне шәһәр стадионында гомуми белем бирү мәктәпләре өчен җәйге ГТО фестивале старт алды. Дүртйөздән артык малайлар һәм кызлар, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү һәм шулай ук спорт снарядын ераклыкка ыргыту буенча нормативлар бирделәр.