Әлмәттә юлларны капиталь ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 3 июне, шимбә

Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы кысаларында 161 мең 199,33 кв.м. мәйданлык 4 мең 405 килешү төзелде, бу гомуми килешүләр санының 90% тәшкил итә. 503 килешүне төзергә калды. Шуның турында ТР Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә сүз барды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстан Республикаксында ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торакларда капиталь ремонт эшләре барышын 1 мең 882 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә 8 районда 23 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

2017 елда каралган күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт 996 объектның 869 ендә башланган. 

2017 елда 146 мәгариф объектында капиталь ремонт планлаштырылган. 2017 елның 1 июненә эшләр 146 объектта алып барыла. 

2017 елда балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонт программасы буенча эшләр планлаштырылган бөтен дүрт объектта да тәмамланган. Тагын өч балалар савыктыру лагерендә төзекләндерү эшләре бара. 

Ресурс үзәкләрендә капиталь ремонт программасы буенча эшләр 1 июньгә планда каралган бөтен 10 объектта да эшләр бара. 

Шулай ук республикада мәдәният объектларында капиталь ремонт эшләре бөтен 44 объектта да башланган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, язгы чәчү якынча 1,8 млн. гектарда башкарылды, планлаштырганнан аз гына артыграк, агымдагы ел уңышына барлык мәйданнар 2,9 млн. гектар тәшкил итте.

Техниканы терлек азыгы җыюга әзерләү буенча бүген әзерлек 95% тәшкил итә, диде министр. Моның өчен 900 берәмлек үзйөрешле терлек азыгы җыю комбайны, 420 үзйөрешле һәм 1300 тагылма чапкыч һәм башка төрле техника бар. Бу көненә 40 мең гектардан артык печән чабарга мөмкинлек бирәчәк.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International