2017 елның май аеның соңгы декадасында һәм июнь башында Татарстан Республикасында торак йортларның тәрәзәләреннән кече яшьтәге балаларның 5 егылып төшү очрагы теркәлгән. Шуларның икесе үлемгә китергән, 3 очракта балалар авыр травмалар алган.
Мондый фаҗигале очракларны булдырмау максатыннан, ата-аналарга яки аларның вазыйфаларын биләүче затларга балаларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен җаваплы булулары турында онытмаска кирәк. Шулай ук куркынычсызлык чаралары хакында истә тотырга.