Әлмәттә "Технорама" фән һәм техника музее ябылды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Нефтьчеләр гамәлгә куйган проект тәмам – «Технорама»дагы экспонатлар шушы көннәрдә Швейцариядәге фәнни үзәккә кайтарылачак.

– Музей уникаль булуы белән җәлеп итте. Башкалардан аермалы буларак экспонатларны биредә тотып, сынап карау мөмкин иде, – дип эшчәнлеккә йомгак ясады «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков. – Музейга барлыгы 45000 кеше килгән. Бу, мөгаен, бөтен көньяк-көнчыгышка иң күп кеше җыйган күргәзмәдер. Ул тере кызыксыну уятты, белем бирде, файдалы ял бүләк итте.

«Технорама»ның үзәк йортында булып кайткан компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров оештыручыларның саннарны ишеткәч, шаккатуын белдерде. Кыска вакыт эчендә меңләгән кешенең музейга килүе алар өчен ачыш булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International