Татарстанда балалар ялы сораулары буенча «кайнар линия» эшли

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе балалар ялы сораулары буенча «кайнар линия» ачкан.

Җәй буе 9.00-17.00 сәгатьләрдә көн саен идарә белгечләре республиканың сәламәтләндерү оешмаларындагы балалар ялы турындагы сорауларга җавап бирергә әзер.

Халыктан шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны буенча кабул ителә. Телефон номеры: (843) 221-90-16.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International