Гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча Татарстанда "Халык контроле", ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буена эшли торган "кайнар линия" телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында "Гражданнарның мөрәҗәгатьләре" бүлегендә интернет-кабул итү эшли. "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьне http://uslugi.tatar.ru/open-gov адресы буенча калдырырга була. Алар 10 көн эчендә тикшереләләр.
Медицина ярдәмен күрсәтү, дару белән тәэмин итү, шул исәптән авыртуны бетерә торган терапия мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр буенча "кайнар линия" номерына (843) 231-20-70 шалтыратырга була.