Бүген Әлмәт православие дине кешеләре Епархия оештырылуына 5 ел тулуын һәм Архиерей хиротониясенең 5-еллыгын бәйрәм итәләр. Шушы мөһим даталар хөрмәтенә беренче тапкыр нефть башкаласына Казан һәм Татарстан Митрополиты Владыка Феофан килде.
7 июльдән 8 июльгә кадәр Түбән Варта шәһәрендә "Римериада-2017" корпоратив спартакиадасы үтте, анда "Римера" компанияләре группасының барлык филиалларындагы хезмәткәрләр катнашты.
1 июльдән бөтен Россия буенча электрон больничный листлар бирү системасы кертелде. Хәзер, хастаханәгә килгәч, авыруларга традицион кәгазь яисә электрон больничныйны сайлау мөмкинлеге биреләчәк.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 3 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 3 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар аукцион сатулары турында хәбәр итә.
8 нче июль көнне Әлмәт шәһәренең майданында тантаналы рәвештә 14-меңенче ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырдылар.
Фестивальдә катнашу өчен документлар җыю башланды, ул 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кичә Нижнекамск шәһәренең "Нефтехимик-Д" футбол командасы Татарстан чемпионатының 8 нче туры кысаларында үз өендәге уенда Әлмәт шәһәренең "Нефтеград" клубыннан калышты. Уен 0:6 исәбе белән тәмамланды.
10 июльдән башлап ТР Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең муниципаль хезмәтләрен күрсәтү буенча документларны кабул итү һәм бирү Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 адресы буенча урнашкан КФҮ (күпфункцияле үзәк) аша алып барылачак.
Ленин, Маяковский, Пушкин, Обүездной, Базовая урамнарында ремонт эшләре алып барылу белән бәйле вакытлыча 10 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Ленин урамының Төзүчеләр проспектыннан Аминова урамына кадәр участогында, Маяковский урамының Тимирязева урамыннан Ленин урамына кадәр участогында, Пушкин урамының Тимирязев урамыннан Ленина урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Шулай ук вакытлыча 15 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Обүездная урамының Төзүчеләр проспектыннан тимер юл аркылы чыгу урынына кадәр участогында, Базовая урамының Шевченко урамыннан Объездная урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте туктатылачак.