8 нче июль көнне Әлмәт шәһәренең майданында тантаналы рәвештә 14-меңенче ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырдылар. Бу чара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үтте. Һәм шулай ук Сабантуй бәйрәме белән дә туры килде.
Бала туу белән бәхетле Адельшиннар гаиләсен район башлыгы Айрат Хайруллин да котлады һәм шулай ук яшь гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырды.