ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2017 елның 6 аенда 17 млн. 785 мең тонна нефть чыгарылган. Нефть чыгару 102,9 % ка артты. "Татнефть" 14 млн. 202 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 % ка артык. Бу хакта бүген Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бүген Әлмәттә балалар технопаркы - югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән фән-техник иҗат үзәге «Кванториум» ачылды. 

 

15 июльдә мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 8 мәйданчыгында узачак.

18.00 сәгатьтә "Яшьлек"  скверында балалар өчен күңел ачу программасы башлана. 

Шул ук вакытта Әдәби ишегалдында концерт программасы узачак. 

 

Интернет челтәрендә Җәмәгать мәгълүмати хисаб  "РФ субъектларының хакимият органнары — кешеләр каршысына!" формалаша. 

30 июль көнне 10.00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәге мәйданында триатлон буенча ярышлар узачак. Бу чарада спортчылар, бизнес вәкилләре һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашачак. 

Татарстан Республикасындагы Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 елның 7 июлендә Оренбург өлкәсе территориясендә эре мөгезле терлекнең йогышлы төенле дерматиты (нодуляр дерматит) буенча ике очрак теркәлгәне турында хәбәр итә.

Ленин, Маяковский, Пушкин, Обүездной, Базовая урамнарында ремонт эшләре алып барылу белән бәйле вакытлыча 10 июльдән башлап эшләр тәмамланганчыга кадәр Ленин урамының Төзүчеләр проспектыннан Аминова урамына кадәр участогында, Маяковский урамының Тимирязева урамыннан Ленин урамына кадәр участогында, Пушкин урамының Тимирязев урамыннан Ленина урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Әлмәтлеләр, шкафларыгыздан яшель киемнәрегезне чыгарыгыз. Киләчәк "Яшель Фитнесның" тематикасы - "Кешеләр яшельдән". 16 июль көнне чараны оештыручылар, әлмәтлеләрне яшельдән киенеп килергә өндиләр. Моның өчен катнашучылар проектның атрибутикасы белән бүләкләнәчәкләр һәм шулай ук www.zelfi.ru сайтында рейтингларына өстәмә баллар өстәләчәк. 

Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головинаның һәм Әлмәт районының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Светлана Харисованың гражданнарны уртак кабул итү көне  Әлмәт үзәк район хастаханәсендә узды. 

Әлмәттә бу көннәрдә вейкбординг буенча курслар уза. Дәресләр 18 июльгә кадәр шәһәрнең вейк-паркында узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International