15 июльдә мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 8 мәйданчыгында узачак.
18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында балалар өчен күңел ачу программасы башлана.
Шул ук вакытта Әдәби ишегалдында концерт программасы узачак.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 нче июленнән минималь хезмәт хакының күләме Россия Федерациясендә аена 7800 сум тәшкил итә.
13 июля "Йолдызлы десант" проекты кысаларында С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Г. Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсе белән берлектә "Жемчужный" лагеренда "Шерлок Холмста кунакта" дип исемләнгән хокукый уен үткәрделәр.
Бүген Әлмәттә оператив-хезмәт эшчәнлегенең беренче яртыеллыгына йомгак ясалды. Һәм шулай ук алдагы чорга максатлар куелды.
Әлмәттә күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Быел программага 62 торак йорты кертелде. Барлык эшләр өчен 300 миллион сум бүлеп бирелде. Йортларның күбесендә төзүчеләр язның уртасыннан бирле эшлиләр.
Иртәгә, 14 июль көнне Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә. ТР Гидрометцентры мәгълүмәтләре буенча, Әлмәттә - алмашынучан болытлы һава торышы, явым-төшемсез. Көндез һәм төнлә урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, 4-9 м/с, көндез урыны белән кинәт исә торган җил 14 м/ска кадәр.Төнлә +10..+13˚. Көндез +23..+27˚.
Бүгенге көндә әле Казан һәм Омск дәүләт медицина университеты, һәм шулай ук Ижевск шәһәре дәүләт медицина академиясе студентларын 12 нче июль көнне Әлмәт шәһәренә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе һәм Әлмәт шәһәренең баш табиблары белән очрашуга чакырдылар. Очрашуның темасы - перспективалы эшкә урнашу сораулары.
Эчке эшләр министрлыгы автотранспортларны теркәү тәртибен гадиләштерделәр. Үзе процедурасы да җиңел һәм азрак кәгазьләр дә таләп итә.
Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы геология өлкәсендә сәләтле булган балаларны барлау, әлеге фәнне пропагандалау максаты белән инде дүртенче тапкыр уздырыла.
Бүген Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркы ачылуы кысаларында JuniorSkills милли чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Яшь талантлар арасында әлмәт балалары да бар иде. Яшь профессионаллар бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан алдылар.