Әлмәт күпкатлы йортларында заманча пыяла ишекләр куелачак

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәттә күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Быел программага 62 торак йорты кертелде. Барлык эшләр өчен 300 миллион сум бүлеп бирелде. Йортларның күбесендә төзүчеләр язның уртасыннан бирле эшлиләр.

Подрядчикларның сүзләре буенча, барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Һәр өйдә, ихтыяҗларларга карап, үзенең эшләр исемлеге. Шулай, 8 март урамында урнашкан 13нче йортта, бинаның алгы ягын, түбәсен, электр челтәрләрен ремонтлаудан тыш, ишекләрнең аерым үзенчәлекле дизайнын булдыру планлаштырылган.

Ә Тимирязева урамында урнашкан 7нче йортта эшләр графиктан алда бара. Аларның күпчелек өлеше инде башкарылган. Бинаның алгы ягын җылытуны тәмамларга калган.

Барлык ремонтланган объектларны августның уртасына кадәр тапшыру планлаштырыла. 

 

http://www.almetievsk-ru.ru/ru/2014-09-25-07-20-12/item/14510-sovremennyie-steklyannyie-dveri-ustanovyat-v-almetevskih-mnogoetazhkah.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International