Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яшь геологларның IV Республика ачык кыр олимпиадасын ачты

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы геология өлкәсендә сәләтле булган балаларны барлау, әлеге фәнне пропагандалау максаты белән инде дүртенче тапкыр уздырыла. 

Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы геология өлкәсендә сәләтле булган балаларны барлау, әлеге фәнне пропагандалау максаты белән инде дүртенче тапкыр уздырыла. 
Быелгы олимпиада “Дружба” балалар сәламәтләндерү лагерында бер атна дәвамында узачак. Аның ачылышына бөтен республикадан мәртәбәле кешеләр җыелды: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин һ.б. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International