Бүген Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркы ачылуы кысаларында JuniorSkills милли чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Яшь талантлар арасында әлмәт балалары да бар иде. Яшь профессионаллар бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан алдылар.