Бүген Әлмәт журналистлары капиталь ремонт программасына кергән йортларда ремонт эшләре белән таныштылар.
Бүген шәһәрнең үзәк мәчетендә район һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Фәгим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашында пресс-конференция узды. Ул күптән түгел генә яңа срокка яңадан сайланды. Фәгим хәзрәт узган елга йомгак ясады һәм журналистларны киләсе ел планнары белән таныштырды.
23 нче июль көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең бушлай тренировкалары шәһәрнең 5 мәйданчыгында узачак.
Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял итү паркында инде 10 тапкыр "Уйна гармун, уйна..." дип исемләнгән гармунчылар фестивале үткәрелде.
Җәйге сезон дәвам итә һәм күп кенә кешеләр актив рәвештә җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең өр-яңа уңышын сатып ала.
"Каникулларны файдалы һәм кызыклы итеп үткәр", - дип өнди "Кванториум" балалар технопаркы педагоглары.
2018-2020 елларда Татарстан Республикасы буенча төп бурыч – балансланган бюджет булдыру, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү һәм Россия Федерациясе Президентының «май указларын» гамәлгә ашыру.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
22 нче июльдә мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 9 мәйданчыгында узачак.
28 нче июль көнне 9.00 сәгатьтә Әлмәт мәшгульлек үзәге инвалидлар һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
19-27 июльдә Әлмәттә "Странствующие куклы господина Пэжо" театры белән “Татнефть” компаниясенең “Урам театрлары» уртак проеты кысаларында пантомима буенча мастер-класслар уза.