Әлмәттә пантомима буенча мастер-класслар сериясе узачак

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

19-27 июльдә Әлмәттә "Странствующие куклы господина Пэжо" театры белән “Татнефть” компаниясенең “Урам театрлары» уртак проеты кысаларында пантомима буенча мастер-класслар уза. 

Булачак урам артистлары актерлык осталыгы серләренә өйрәнүдән тыш, стена, аркан, баскыч, шар белән манипуляция, урында атлау элементларын да үзләштерәчәк. Курсларны театр һәм кино актеры, шоумен, мим, пантомима укытучысы Кирилл Косов алып барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International