Бүген шәһәрнең үзәк мәчетендә район һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Фәгим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашында пресс-конференция узды. Ул күптән түгел генә яңа срокка яңадан сайланды. Фәгим хәзрәт узган елга йомгак ясады һәм журналистларны киләсе ел планнары белән таныштырды.