ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

26 июльдә Әлмәт хоккей сөючеләрен  "Юбилейный" спорт сараенда көтәчәкләр.

Шушы көннәрдә тантаналы рәвештә "Йолдызлы десант" лагерь сменасы ябылды. Бу чарада балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе вәкилләре, опека хезмәткәрләре,яшьләргә ярдәм итү үзәге  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 

Быел палаткалы лагерьда Татарстанның Көньяк-Көнчыгышыннан 150 бала булып кайтты. 

14 июльдә кичке 9 да шәһәр күле өсте әкиятне хәтерләтте. Скрипка уйнавы астында фонарик кабызып, теләк теләп, аны һәркем суга җибәрде. Бу чара Әлмәттә беренче тапкыр үткәрелде. 

"Десант" Әлмәт җыелма эзтабарлар отряды 29 июньнән алып 12 июльга кадәр алты кеше составында Бөек Ватан сугышы елларындагы сугыш хәрәкәтләре булган урыннарда булып кайттылар. 

Агымдагы елның 28 июненнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр пассажир балалар куркынычсызлыгын кагыла. 


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

9-13 июльдә Екатеринбург шәһәрендә "Иннопром-2017" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә кайбер килешүләргә имза салынды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры – тр сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте. 

Бүгенге көндә МУП "ГУАД" белән 400 метр озынлыктагы Фатих Кәрим (Бигаш мкр. ), 500 метр озынлыктагы Лесная (Урсала мкр.) урамнарында грейдирование эшләре алып барыла.

Чулпан (Петуховка мкр. ), Степная (РТС), Р. Хуҗин (Урсала мкр.) урамнарын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. 

Яр буйларын чүптән чистартуда экологлар һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты. Бу чара "Чиста яр буе" республика акциясе кысаларында Әлмәт районында 1 июльдән алып 30 нчы августка кадәр уза.  Бигаш сусаклагычын, Нариманка һәм Бигашка инешләрен чүптән чистарттылар.

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Бу якшәмбе көнне "Яшел Фитнес" күнегүләре "Яшельдән киенгән кешеләр" темасы астында шәһәрнең 5 мәйданчыгында узды.

Яшельдән киенгән катнашучылар, "Яшел Фитнес" проекты символикасы төшерелгән бүләкләр оттылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International