Бүген Әлмәт журналистлары капиталь ремонт программасына кергән йортларда ремонт эшләре белән таныштылар. Маршрут картасына шәһәрнең төрле микрорайоннарындагы өч йорт кергән иде. Шул исәптән, Түбән Мактама бистәсендәге йорт. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре йортларда яшәүчеләр белән аралаштылар һәм ремонт эшләренең беренче нәтиҗәләрен күрделәр.