Татарстан Республикасында гражданнарның шәхси мәгълүматларын белү максаты белән телефон аша шалтырату ярдәмендә караклык очраклары теркәлде.
Пенсия фонды хезмәткәрләренең йортларга кереп йөрмәгәне, фатирларны тикшермәгәне, СНИЛС номеры сорамаганы турында искә төшерергә кирәк. Шулай ук алар Пенсия фондыннан дип танышып, йортка кереп, пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә үгетләп йөрмиләр.
Гражданнарны кабул итү Пенсия фонды бүлеге бинасында, клиент хезмәте бүлегендә күрсәтелә.