Әлмәттә Владимир Апалонов хөрмәтенә самбо буенча чемпионат узды

2017 елның 8 сентябре, җомга

Әлмәттә 1994 елда кораллы җинаятьчене тоткарлаганда вафат булган ЭЭИнең уголовный розыск оперуполномоченные, милиция капитаны Владимир Апалонов  хөрмәтенә багышланган кул көрәше буенча Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ел саен уздырыла торган шәхси-төркем чемпионаты оештырылды. 

Дзюдо буенча халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, 2017 елда Тайбэйда узган Бөтендөнья җәйге универсиаданың бакыр призеры, полиция прапорщигы Алмаз Билаловка рәхмәт хаты тапшырылды.

Спорт җиһазларын алуга сертификатларны Ленар Рахматуллинга, Тимур Гиззатуллинга һәм Радик Сафиуллинга бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International