8 Март урамында урнашкан 4нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр күңелле итеп ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Мавыктыргыч конкурслар, спорт ярышлары, Әлмәттәге сәләт ияләренең матур чыгышлары - барлык җыелган кешеләрнең яхшы кәефенең нигезе.
Барысы капиталь ремонт программасы буенча ТИҮ территориясендә 17 күпфатирлы йорт ремонтланды. Яңа спорт һәм балалар өчен мәйданчыклар урнаштырылды.
ТИҮнең иҗтимагый тормышында актив катнашу, микрорайонда экологик торышны сәламәтләндерү, чәчәклекләрне рәсмиләштерү өчен 7а номерлы ТИҮ Советының рәхмәт хатлары битараф булмаганнарга тапшырылды. Шулай ук ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән эштә актив катнашу өчен Герцен урмындагы 82 нче йортта яшәүче Луиза Потехинага рәхмәт хаты бирелде.