2017 елның 1 гыйнварыннан Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланучылар дәүләт хезмәтләре өчен пошлиналарны 30 процентлы ташлама белән түли ала. Бу яңалык Дәүләт автоинспекциясе һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлекләр тәкъдим итүче дәүләт хезмәтләренә дә кагыла.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28е көнне, салкынча, ләкин явым-төшемсез булачак. Минимальная температура төнлә +0..+5º; туфракта урыны белән кырау -3º. Максималь температура көндез +5..+10º.
4 октябрьдән алып 3 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасы айлыгы узачак. Шул айлык кысаларында 4 октябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр оештырылачак.
"Татнефть" компаниясенең яшьләр фәнни-гамәли конференциясе быел 17 нче тапкыр узды. Ул "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең 55-еллыгына багышланган иде.
Бүген Россиядә милләтара бәйрәм – тәрбиячеләр көне. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза.Бәйрәмнең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру, әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур.
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда "Кием күп нәрсә турында сөйләгән..." дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә костюмнар комплексын һәм көнкүреш предметларын күрергә мөмкин. Музей фондларында XIX – XX гасырларга кагылышлы күп кенә экспонатлар саклана. Алар халык иҗатының якты һәйкәлләре булып тора. Бу факт кургәзмә булдыруның төп мотивы.
Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 7 нче санлы Әлмәт балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Игелек кылырга соңлама" дигән дәрес үткәрделәр.
Вакытлыча 28нче сентябрь көнне 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буйлап В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең җир асты парковкасын төзү сәбәпле, Заслонова урамыннан алып Мәрҗәни урамына кадәр участокта Ленин урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Чираттагы ярминкә 30ы көнне сәг. 8.00 дән алып 12.00 "Торговый двор" биләмәләрендә узачак.