«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 7 нче санлы Әлмәт балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Игелек кылырга соңлама" дигән дәрес үткәрделәр.
Балалар "Игелеккә китап аша" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Иҗади һәм интеллектуаль биремнәрдә катнаштылар.