Әлмәттә “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе старт алды. Ул 25 сентябрьдан алып 2 октябрьга кадәр дәвам итәчәк.
Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсендә, бүген, 26 сентябрьдә, "ТР балалары һәм яшүсмерләре арасында туберкулезны иртә ачыклау" темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыхова катнашты.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27се көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Минималь температура төнлә+0..+5º; урыны белән һавада -1º, туфракта кырау-3º. Максималь температура көндез +6..+11º.
Әлмәттә халык биюен сөючеләр өчен зур вакыйга булып узды. "Дуслык күпере" проекты кысаларында Әлмәткә "Вайнах" Чечен Дәүләт бию ансамбле килде.
Сессиядә шәһәр һәм район Советлары депутатлары, җитәкчеләр, Мактаулы гражданнар катнашты.
Әлмәттә яңа җәмәгать велосипеды ярдәмендә шәһәрнең теләсә кайсы ноктасына нибары 10 сумга барып җитәргә мөмкин. Тест режимында байкшеринга - "Gobike" дигән тиңдәшсез проектка старт бирелде. Бу Россиядә тиңе булмаган проект. Телефон кушымтасы ярдәмендә велосипедларны арендага алып була.
2017 елның 29 сентябрь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.
Биш тәүлек эчендә тышкы һава торышы +8 градустан ким булу сәбәпле, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты торак фонды өчен 2017 - 2018 елның ягу сезонының башын 2017 елның 27 сентябрь көненә билгеләргә карар чыгарды.
Дәүләт милкендә булган җир участокларын арендалаучылар уңайлыгы өчен ТР Әлмәт муниципаль районы рәсми сайтының җир һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы битендә "Җир участокларын арендалаучыларга" өстәмә бите урнаштырылды (http://almetyevsk.tatar.ru/rus/arendatoram-zemelnih-uchastkov.htm). Анда актуаль яңалыклар һәм аренда өчен түләү реквизитлары бар.
Казанда "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы узды.